“Ак Барс Кайбыч” җәмгыятендә яңа билгеләнүләр

2016 елның 23 декабре, җомга

Әлеге коллективларга яңа җитәкчеләр тәкъдим итүдә “Ак Барс” холдинг компаниясе генераль директоры урынбасары Камил Галиев, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин катнашты. Икенче филиал белән элек җитәкчелек иткән Рифкать Басыйров лаеклы ялга китә. Аңа башкарган эшләре өчен район башлыгының Рәхмәт хаты, истәлекле бүләк тапшырылды. Камил Галиев та холдинг җитәкчелеге исеменнән Рифкать Нурулловичка олы рәхмәт сүзләре җиткерде. Өченче филиалны җитәкләгән Юрий Осипов “Ак Барс Кайбыч” җәмгыятенең яңа оештырылачак баш офисы директоры вазифасына күчә. Яңа билгеләнгән җитәкчеләргә эшләрендә уңышлар теләделәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International