Чүти авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Нурулла Алиев Яңа ел көннәрендә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Юбилярны котларга район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Эльвира Заһидуллина килгән иде. Ул Нурулла ага Алиевка Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның котлау открыткаларын, истәлекле бүләген тапшырды.