ЯҢАЛЫКЛАР


30
гыйнвар, 2017 ел
дүшәмбе

Кичәдә вәгазъ сөйләү өчен Казан шәһәре "Ярдәм" мәчетеннән Фәнис хәзрәт Мингәраев килде. Кичәдә Кайбыч район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, район мөхтәсибе Дамир Гыйниятуллин, авыл имамнары, Олы Кайбыч авылы халкы һәм якын тирә авыллардан вәгазъ тыңларга килүчеләр катнашты.

Россиянең атказанган, республиканың халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстанның фольклор музыкасы дәүләт ансамбле чыгышын кайбычлылар яратып карады.


26
гыйнвар, 2017 ел
пәнҗешәмбе

27 нче гыйнварда район мәдәният йортында Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле концерты булачак. Сәнгать җитәкчесе-Россиянен  атказанган артисты,Татарстанның халык артисты,профессор Айдар Фәйзрахманов


25
гыйнвар, 2017 ел
чәршәмбе

Нәниләрнең иң беренче тәрбиячесе – әти-әнисе һәм әби-бабасы, минемчә. Димәк, бала үстергән һәр кеше – бу тормышта тәрбияче. Нарасый үсә төшеп, балалар бакчасына киткәч, аның тәрбиячеләре арта.


18
гыйнвар, 2017 ел
чәршәмбе

Балалар шагыйре һәм драматургы Рафис Корбанның туган көне уңаеннан Кайбыч балалар китапханәсендә “Миләшкәй” балалар бакчасы белән берлектә “Балалар күңеленә юл” дигән шигырь бәйрәме узды. Балалар шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр, җырларын җырладылар. Кичәбез ахырында балаларга истәлекле бүләкләр, китаплар тапшырылды.

Яңа елның беренче эш атнасында Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының Кайбычтагы бүлегенең узган елгы эшчәнлегенә йомгак ясадылар. Районыбыз хокук сакчыларының уңышлары да бар: республиканың авыл районнары арасында алар хәзер алтынчы урында. 


16
гыйнвар, 2017 ел
дүшәмбе

16-17 декабрьдә  Казанда Бөтенроссия “Яшь армиячеләр” балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәтенең төбәкара слеты узган иде. Анда Кайбыч районыннан Илһам Хөснетдинов һәм безнең җирлектәге дүрт отряд командиры катнаш­ты

Мөрәле һәм Зур Колаңгы авылларын берләштерүче җирлек башлыгы Ринат Зиннәтуллин узган елга планга кертелгән эшләрнең нинди күләмдә үтәлүенә, үзара салым ярдәмендә булган уңай үзгәрешләргә анализ ясады һәм агымдагы елга куелган бурычлар белән таныштырды. 


10
гыйнвар, 2017 ел
сишәмбе

Сугыш вакытында әле үсмер генә булган тыл хезмәтчәне Рабига апа Җәләлетдинова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.


9
гыйнвар, 2017 ел
дүшәмбе

Бәрлебашы үзешчәннәре авыл халкына “Коткарыгыз, каравыл!” комедиясен сәхнәләштерде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International