Без гадәттә формадан күрергә күнеккән район прокуратурасы хезмәткәрләренең барысы да спорт киемнәреннән. Район прокуроры Руслан Заһретдинов, урынбасары Василий Макаров, прокурор ярдәмчесе Илмас Гарәфетдинов, беренче разрядлы өлкән белгеч Гөлшат Гыйбадуллина йөгерүдә, турникта тартылуда, баскан килеш алга иелүдә, яткан килеш гәүдәне күтәрүдә, озынлыкка сикерүдә, гер күтәрүдә норматив тапшырырга әзерләнә. Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Динар Гатауллин аларны иң элек ГТО тапшыру шартлары белән таныштырды.
Татарстан Прокуратурасы физкультура һәм спортны пропагандалау, прокуратура хезмәткәрләренең сәламәтлеген ныгыту, спортның массакүләм төрләрен, шулай ук “Хезмәткә һәм оборонага әзер” (ГТО) Бөтенроссия спорт комплексын популярлаштыру максатында спартакиадалар, ГТО нормативларын тапшыру үткәрә.
Безнең районда эшләүче прокуратура хезмәткәрләренең спорт белән дус булуы ГТО тапшырганда да ачык күренде.