Күптән түгел алар район Советының актлар залында тәрбиягә бала алган гаиләләр белән “Хәерле көн” дип исемләнгән җылы очрашу үткәрде.
18 декабрь Кайбыч районы мөхтәсибәтенең үзәк мәчетендә мәхәлләләрдә якшәмбе мәктәпләрендә укып йөрүче балалар өчен мәүлид бәйрәменә карата пәйгамбәребез Мөхәммәд мостафа саллаллаху гәләйһи вәссәлләмнең, тормыш юлын өйрәнүгә багышланган викторина оештырылды.
Бүген Кайбыч районы мөхтәсибәтендә чираттагы имам- хатиблар җыелышы үткәрелде. Җыелыш барышында имамнар мәчетләрнең эшчәнлеге турында һәм яшәмбе мәктәпләрендә укып йөрүче балалар өчен кышкы айларда төрле чаралар үткәрү турында киңәшләштеләр.
Олы Кайбычта безне районның ветераннар Советы рәисе Әлфия Закирова һәм “Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирле бүлеге җитәкчесе Рушания Лотфуллина бик җылы каршы алдылар. Маршрутыбызның беренче тукталышы - Кайбыч сандугачы Галия Кайбицкая исемендәге музей иде. Директор Эльмира Сафина безне опера сәхнәсе йолдызы, якташыбыз Галия Кайбицкаяның тормышы, иҗаты, гаиләсе, гардеробы белән таныштырды, язмада аның чын тавыш ишетү дә насыйп булды хәтта.
Авыл җирлеген үстерүгә керткән лаеклы өлеше һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Борындык авыл җирлеге башлыгы Рифат Гыймадиев Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кул куйган Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Район мәдәният йортында яңа ел лотерея билетлары сату башланды. Билет бәясе – 200 сум. Уйнату2017 елның 1 нче гыйнварында Район мәдәният йортында сәгать 19.00 булачак
12 декабрь көнне Татарстан Дәүләт Советы бинасында Россиянең яшь гражданнарына тантаналы рәвештә паспорт тапшыру тантанасы булды.Татарстанның 20ләп район һәм шәһәреннән килгән 14 яше тулган 36 мәктәп укучысы республика парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кулыннан төп документны алды. Безнең районның Олы Кайбыч мәктәбе актив укучысы Лилия Ильясова шушы тантанада катнашты.
Яңа ел бәйрәме чараларын, физик һәм юридик затларның, дәүләт һәм муниципалларның мөлкәте саклыгын таэмин итү тарафыннан Татарстанда янгынга каршы режим кертелә.
"Салават күпере" спорт һәм сәламәтләндерү комплексы спорт залында Кайбыч муниципаль районы авыллары мәктәб укучылары арасында команда Беренчелегенә шахмат ярышлары утте. Ярышта барысы 12 команда катнашты: Хуҗа Хәсән, Чүти, Федоровский, Бәрлебашы, Мәлки, Борындык, Колангы, Кошман, Иске Чәчкаб, Ульянково, Олы Кайбыч һәм Зур Подберезье мәктәпләре.
1 урын - Борындык мәктәбе укучылары, 2 урын - Хуҗа Хәсән, 3 урынны - Иске Чәчкаб мәктәбе укучылары яулады.
3 нче декабрь көнне Кайбыч районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбенең көтелгән кунаклары – ветеран укытучылар, төрле елларда мәктәпне тәмамлаган укучылар, мөхтәрәм шәхесләр, хезмәткәрләр уку йортының 100 еллык юбилей тантанасына җыелды. Юбилей барган урын – мәктәпнең спортзалы,коридорлары бәйрәм тантанасы төсен алды. Стеналар мәктәпне төрле елларда тәмамлаган чыгарылыш сыйныф укучыларын,мәктәп тормышының шатлыклы мизгелләрен чагылдырган фотосурәтләр, чәчәкләр белән бизәлгән иде. Кичә кайчандыр Зоя Космодемьянская исемен йөрткән дружина сборының тантанасы белән башланып китте. Зал СССР вакытындагы Бөтенсоюз пеонер ошмасының атрибутлары - флаг, барабан,быргы тавышларына күмелде. Аннары мәктәпнең ачылу тарихына багышланган инсценировка күрсәтелде.