Кайбыч районы кызы “Гыйбадәте исламия» китабы буенча үткәрелгән викторинаның республика этабында җиңү яулады

2017 елның 9 гыйнвары, дүшәмбе

азан шәһәренең Галиев мәчетендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте “Әбү Хәнифә мәзһәбе елы» кысаларында беренче мәртәбә мәшһүр татар дин галиме Әхмәтһади Максудиның “Гыйбадәте исламия» китабы буенча балалар арасында оештырылган викторинаның республика этабы узды. Мәгълүм булганча, республика мөхтәсибәтләрендә Татарстан мөфтие карары нигезендә, октябрь аеннан башлап, Әхмәтһади Максудиның «Гыйбадәте исламия» исемле китабы буенча викторина үткәрелде. 

Бәйгенең йомгаклау өлешендә республика мөхтәсибәтләреннән 30 дан артык бала катнашты. Һәр балага 45 сорау теркәлгән махсус биремнәр таратылды һәм алар катлаулылыгы буенча өч төркемгә бүленгән иде. Әлеге сорауларга җавап язар өчен 40 минут вакыт бирелде. Шулай ук һәр катнашучы үзе сайлаган татар дин әһеле һәм аның мирасы турында телдән биш минутлык чыгыш ясады.
Республика викторинасы нәтиҗәләре буенча, кыз балалар арасында Иске Чәчкаб мәктәбе укучысы Әлфия Шаһиева 1 нче урынга лаек булды. Җиңүчеләргә Диплом һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International