19 февральдә Казанда Әфганстаннан совет гаскәрләренең чикләнгән контингентын чыгаруга 30 ел тулуга багышланган тантаналы җыелыш узды. Чара Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов ярдәме белән уздырылды.
Казанның 14 нче гимназиясендә татар мәгърифәтче-галим Ибраһим Хәлфин истәлегенә багышланган мәктәп укучыларының XIV Республика фәнни-тикшеренү конференциясе узды.
Бүген район Советы һәм Башкарма комитетының актлар залында Кайбыч муниципаль районы Башкарма комитеты, Кайбыч муниципаль районы мәгариф бүлеге һәм мәгариф хезмәткәрләренең Кайбыч территориаль профсоюз оешмасы арасында территориаль килешүгә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү буенча киңәйтелгән утырыш узды.
Кайбыч районында «Созвездие-Йолдызлык» балалар иҗаты фестиваленең район этабының сайлап алу туры башланды.
Кошман авылында яшәүче Насретдинова Фәнзилә Гәрәй кызы үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Район башлыгы исеменнән юбилярны район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Фәния Петухова һәм Кошман авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина котлады. Алар Фәнзилә Гәрәевнага ныклы сәламәтлек, озын гомер теләделәр, шулай ук аңа район башлыгының рәхмәт хатын тапшырдылар.
Бүген, 19 февральдә, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте. Кабул итүгә 2 кеше язылды. Киңәшмәдә торак һәм җир характерындагы мәсьәләләр каралды. Барлык сораулар буенча да аңлатмалар бирелде.
15 февраль көнне Казан шәһәрендә "Җәлил укулары" Халыкара әдәби конкурсының йомгаклау этабы узды. Финалистлар Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында узган гала-концертта чыгыш ясады.
16 февраль көнне Олы Кайбыч авылының «Салават күпере» спорт-сәламәтләндерү комплексында Кайбыч муниципаль районының ел саен үткәрелә торган авыл җирлекләре ир-ат командалары арасында волейбол буенча чемпионаты кысаларында чираттагы уеннар узды.
Көзге-кышкы чорда салкын тидерү очраклары ешая. Быелгы сезон да искәрмә түгел. Респиратор вируслар йоктырып табибка килүчеләр көннән-көн арта. Грипп эпидемиясе әле рәсми рәвештә игълан ителмәсә дә, ул еракта түгел. Чирләмәс өчен нәрсә эшләргә кирәк соң?
Бүген 14:00 сәгатьтә "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында Әфганстан Республикасыннан Совет гаскәрләренең чикләнгән контингентын чыгаруга 30 ел тулуга багышланган тантаналы Республика җыелышы узачак. Чара Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов ярдәме белән үткәрелә.