Олы Кайбычта киңәйтелгән утырыш узды

2019 елның 19 феврале, сишәмбе

         Бүген район Советы һәм Башкарма комитетының актлар залында Кайбыч муниципаль районы Башкарма комитеты, Кайбыч муниципаль районы мәгариф бүлеге һәм мәгариф хезмәткәрләренең Кайбыч территориаль профсоюз оешмасы арасында территориаль килешүгә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү буенча киңәйтелгән утырыш узды. Утырыш эшендә Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Эльвира Заһидуллина, мәгариф бүлеге җитәкчесе Илмас Хәмидуллин, мәгариф хезмәткәрләренең Кайбыч территориаль профсоюз оешмасы рәисе Рамил Зиннәтуллин катнашты.

фоторепортаж http://kaybici.tatarstan.ru/rus/press/foto.htm/photoreport/4864987.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International