Федоровское мәктәбе укучысы "Җәлил укулары" Халыкара конкурсы җиңүчесе

2019 елның 19 феврале, сишәмбе

            15 февраль көнне Казан шәһәрендә "Җәлил укулары" Халыкара әдәби конкурсының йомгаклау этабы узды. Финалистлар Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында узган гала-концертта чыгыш ясады.
            Безнең районнан «Җәлил дөнья телләрендә» номинациясендә Федоровcкое урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Адилә Миңнуллина җиңүче булды, ул инглиз телендә шигырь сөйләде. Җитәкчесе - инглиз теле укытучысы Ольга Бутрова. Без аларны котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International