Казанда гаскәрләрне Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тулуга багышланган тантаналы җыелыш узды

2019 елның 20 феврале, чәршәмбе

         19 февральдә Казанда Әфганстаннан совет гаскәрләренең чикләнгән контингентын чыгаруга 30 ел тулуга багышланган тантаналы җыелыш узды. Чара Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов ярдәме белән уздырылды. 

         Мөхтәрәм кунак сыйфатында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һәм сугышчы-интернационалистлар чакырылган иде.

         Район башлыгы Россия Әфганстан ветераннары берлеге исеменнән Ватан алдындагы хезмәтләре өчен орден белән бүләкләнде. Альберт Илгизәр улы эшләгән чорда сугышчы-интернационалистларга һәйкәл куелды, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар белән эшләүдә яңа традицияләр салынды.
         Юбилей медальләрен интернационалистлар: Координация советы әгъзасы Фәнис Зәйнуллин, Иҗтимагый совет рәисе Фират Миңнулин, район үзәк сырхауханәсе хирургы Алексей Русов, Совет Армиясе инвалиды Владимир Лебедев, "Подберезье" хуҗалыгында машина йөртүче Владимир Зяблов алды.
         Әлеге чарада катнашмаучылар да – район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев һәм ветераннар хәрәкәте активисты Генадий Михайлов та медальләргә лаек булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International