Бүген 14:00 сәгатьтә "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында Әфганстан Республикасыннан Совет гаскәрләренең чикләнгән контингентын чыгаруга 30 ел тулуга багышланган тантаналы Республика җыелышы узачак. Чара Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов ярдәме белән үткәрелә.
Чарада район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин (чараның мактаулы кунагы) һәм сугышчы-интернационалистлар: координация Советы әгъзасы Фәнис Зәйнуллин, Иҗтимагый совет рәисе Фират Миңнуллин, район үзәк сырхауханәсе хирургы Алексей Русов, Совет Армиясе инвалиды Владимир Лебедев, "Подберезье" хуҗалыгында машина йөртүче Владимир Зяблов составындагы Кайбыч районы делегациясе катнашачак.