Кайбыч районында «Созвездие-Йолдызлык» балалар иҗаты фестиваленең район этабының сайлап алу туры башланды. Турның беренче көне 18 февраль көнне Колаңгы күп функцияле үзәгендә узды һәм әлеге зонада катнашучыларны җыйды. Кече һәм урта төркем балалары «Вокал-соло», «Конферансье» һәм «Хореография» номинацияләрендә чыгыш ясадылар. Алар барысы да фестивальнең район этабына узды. Кичә Мәлки авылында сайлап алу туры узды, бүген ул балаларны Олы Кайбычта җыйды.