Казанда Ибраһим Хәлфин исемендәге фәнни-тикшеренү конференциясе узды

2019 елның 20 феврале, чәршәмбе

          Казанның 14нче гимназиясендә татар мәгърифәтче-галим Ибраһим Хәлфин истәлегенә багышланган мәктәп укучыларының XIV Республика фәнни-тикшеренү конференциясе узды. 

          Безнең районнан Олы Кайбыч урта мәктәбе укучылары катнашты. II дәрәҗә дипломга "Ватан тарихы һәм туган якны өйрәнү" секциясендә 10 сыйныф укучысы Анастасия Лазарева (җитәкчесе Хәйретдинова А. Р.), ә III дәрәҗә дипломга "Математика, физика, информатика" секциясендә 8 сыйныф укучысы Аделия Садыйкова (җитәкчесе Гарәфетдинова Л. А.) лаек булды. Без аларны котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International