Кайбычта авыл җирлекләре командалары арасында волейбол буенча чираттагы уеннар узды

2019 елның 19 феврале, сишәмбе

          16 февраль көнне Олы Кайбыч авылының «Салават күпере» спорт-сәламәтләндерү комплексында Кайбыч муниципаль районының ел саен үткәрелә торган авыл җирлекләре ир-ат командалары арасында волейбол буенча чемпионаты кысаларында чираттагы уеннар узды. Әлегә Иске Тәрбит авыл җирлеге волейболчылары алда бара. Аларга Хуҗа Хәсән, Олы Кайбыч һәм Мәлки авыл җирлекләре командалары җитди көндәш булып тора. Чемпионат аутсайдерлары арасында Ябалак, Борындык, Федоровское, Багай һәм Надеждино авыл җирлекләре бар. Чемпионатның даими өлеше тәмамланганчы командаларга дүрт уен уйнарга калды, шуннан соң «плей-офф» уеннарында иң яхшы сигез команда җиңүчеләрне һәм призерларны билгеләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International