.jpg)
Кошман авылында яшәүче Насретдинова Фәнзилә Гәрәй кызы үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Район башлыгы исеменнән юбилярны район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Фәния Петухова һәм Кошман авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина котлады. Алар Фәнзилә Гәрәевнага ныклы сәламәтлек, озын гомер теләделәр, шулай ук аңа район башлыгының рәхмәт хатын тапшырдылар.