2019 елның 3 июнендә Татарстан Республикасында цифрлы телевидениегә тулы масштаблы күчү көтелә, аның кысаларында аналоглы эфир телетапшыруы сүндереләчәк.
Бүген район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин гражданнарны кабул итте. Район башлыгына мөрәҗәгать итү нигездә җир характерындагы мәсьәләләргә кагылды. Кабул итүгә 20 кеше язылды. Аларның барысына да аңлатма бирелде.
Бүген районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең актлар залында крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары катнашында эшлекле киңәшмә узды. Киңәшмә эшендә районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Фиргать Басыйров, механизация буенча консультант Рәфыйк Тимергалиев катнашты.
Кайбыч районы авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә язгы кыр эшләре иң кызган чагы, чөнки нәкъ менә хәзер булачак уңышның нигезе салына.
14 апрель көнне Олы Кайбыч авылының "Салават күпере" спорт-сәламәтләндерү комплексында авыл җирлекләренең ир-ат командалары арасында волейбол буенча район Чемпионатының финал этабы кысаларында беренче чирек финал матчы узды. Анда Олы Кайбыч авыл җирлеге һәм Турминское авылы җыелма командалары очрашты. Нәтиҗәдә, 2:1 исәбе белән Турминский авылы волейболчылары җиңү яулады һәм ярымфиналга чыкты. Икенче ярымфинал Мәлки-Чүти һәм Хуҗа Хәсән - Кошман командалары катнашында узачак. Ярышлар 27 апрельдә узачак.
2019 елда Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе күчемсез милек объектларын кадастр исәбенә кую өчен кадастр инженерларыннан кергән межалау планнарын тикшерү өлешендә дәүләт регистраторлары һәм дәүләт геодезия күзәтчелеген гамәлгә ашыручы вазыйфаи затлар арасында хезмәттәшлек итә.
2019 елның 12 апрелендә Кайбыч районының «ЭКО «мәктәптән тыш эшләр үзәге» муниципаль бюджет учреждениесе «Салават күпере» спорт-сәламәтләндерү комплексы базасында инвалид балалар һәм мөмкинлекләре чикләнгән балалар арасында гади пневмо-ракетомодельләр буенча зона шәхси-команда ярышлары үткәрде (Казан зонасы). Ярышларда 4 муниципаль район катнашты: Кайбыч, Апас, Алексеевск, Буа.
14 апрель көнне Кайбыч районы «Салават күпере» спорт комплексында көньяк –көнбатыш казыяте мөхтәсибәтләренең,мәхәллә яшьләреннән торган җыелма төркемнәре воллейбол һәм суда йөзүдә ярыштылар.
12 апрель көнне Олы Кайбыч урта мәктәбе базасында мәктәп укучыларының «Поиск» VII Региональ фәнни-гамәли конференциясе узды. Чара укучыларның фәнни-тикшеренү эшчәнлеге аша фәннәрдән кызыксынуларын үстерү һәм фәнни-тикшеренү күнекмәләрен формалаштыру максатыннан үткәрелде.
23 апрель 2019 елда Пенсия фондының Кайбыч районы бүлегендә ( адресы: Кайбыч авылы, Кояшлы бульвар урамы, 7 йортта) 13.00 сәгатьтән башлап Татарстан Республикасы буенча пенсия фонды идарәчесенең урынбасары Елена Горюнова пенсия фондына кагылышы сораулары булган Кайбычлыларны кабул итәчәк.