14 апрель көнне Олы Кайбыч авылының "Салават күпере" спорт-сәламәтләндерү комплексында авыл җирлекләренең ир-ат командалары арасында волейбол буенча район Чемпионатының финал этабы кысаларында беренче чирек финал матчы узды. Анда Олы Кайбыч авыл җирлеге һәм Турминское авылы җыелма командалары очрашты. Нәтиҗәдә, 2:1 исәбе белән Турминский авылы волейболчылары җиңү яулады һәм ярымфиналга чыкты. Икенче ярымфинал Мәлки-Чүти һәм Хуҗа Хәсән - Кошман командалары катнашында узачак. Ярышлар 27 апрельдә узачак.