Кайбычта мөхтәсибәтләр спорт уеннарында көч сынашты

2019 елның 15 апреле, дүшәмбе

           14 апрель көнне  Кайбыч районы «Салават күпере» спорт комплексында көньяк –көнбатыш казыяте  мөхтәсибәтләренең, мәхәллә яшьләреннән торган җыелма төркемнәре воллейбол һәм суда йөзүдә ярыштылар. Уен бик җитди рәвештә барды һәр төркем үз осталыкларын күрсәтте.

           Нәтиҗәдә, волейбол уенында беренчелекне Буа мөхтәсибәте, икенче урынны Чүпрәле мөхтәсибәте, өченче урынны Кайбыч мөхтәсибәте яшьләре яулады. Суда дүрт кешедән торган эстафетада йөзү ярышында беренчелекне Чүпрәле мөхтәсибәте, икенче урынны Буа мөхтәсибәте, өченче урынны Кайбыч мөхтәсибәте яшьләре яулады. Шәхси беренчелеккә йөзү мәсәләсенә килгәндә 35-50 яшьтәге ир-егетләр арасында икенче урынны Кайбыч мөхтәсибәте борындык авылыннан Гыйбадуллин Айдар яулады.

           Соңыннан уенчы егетләр өчен бәйрәм өстәле  һәм вәгазьләр сөйләнде һәм барлык килгән кунакларга да халкыбызның мирасы булган "Гыйбадәте Исламия" китаплары бүләк ителде. Кайбыч мөхтәсибәте әлеге матур чараны оештыруга ярдәм күрсәтүче Татарстан Диния нәзарәте һәм "Ислам мәдәнияте мәгарифе һәм фәне" фондына, Кайбыч муниципаль районы башлыгы Рахматуллин Альберт Илгизәр улына, “Салават күпере” спорткомплексы директоры Сагиева Җәмилә ханыма, ДЮСШ директоры Гатауллин Динарга һәм барлык хезмәткәрләргә дә олы рәхмәтләрен белдерә.

   

   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International