Олы Кайбычта мәктәп укучыларының "Поиск" VII Региональ фәнни-гамәли конференциясе узды

2019 елның 15 апреле, дүшәмбе

         12 апрель көнне Олы Кайбыч урта мәктәбе базасында мәктәп укучыларының «Поиск» VII Региональ фәнни-гамәли конференциясе узды. Чара укучыларның фәнни-тикшеренү эшчәнлеге аша фәннәрдән кызыксынуларын үстерү һәм фәнни-тикшеренү күнекмәләрен формалаштыру максатыннан үткәрелде. Конференцияне оештыручылар - КФУның психология һәм мәгариф институтының укыту һәм тәрбия методологиясе кафедрасы, Кайбыч районы мәгариф бүлеге. Конференциядә Кайбыч, Апас, Буа, Югары Ослан һәм Спас районнарыннан 80гә якын укучы катнашты. Аларның тикшеренү эшләре "Минем район тарихында эз" темасына багышланган иде. Конференция 5 яшь секциясендә алып барылды. Катнашучылар Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы грамоталары алдылар, җиңүчеләрне һәм призерларны министрлык дипломнары белән бүләкләделәр. Җиңүчеләрне һәм призерларны әзерләгән укытучыларны КФУның психология һәм мәгариф институты дипломы белән бүләкләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International