2019 елның 12 апрелендә Кайбыч районының «ЭКО «мәктәптән тыш эшләр үзәге» муниципаль бюджет учреждениесе «Салават күпере» спорт-сәламәтләндерү комплексы базасында инвалид балалар һәм мөмкинлекләре чикләнгән балалар арасында гади пневмо-ракетомодельләр буенча зона шәхси-команда ярышлары үткәрде (Казан зонасы). Ярышларда 4 муниципаль район катнашты: Кайбыч, Апас, Алексеевск, Буа.
"Очышның ераклыгы" номинациясендә 1 урын - Буа шәһәренең мәктәптән тыш эшләр үзәге муниципаль бюджет учреждениесе командасы, 2 урын - Алексеевск районының «Балалар иҗаты үзәге» муниципаль бюджет учреждениесе командасы, 3 урын - Апас районының «Балалар иҗаты үзәге» муниципаль бюджет учреждениесе командасы яулады.
"Очышның төгәллеге" номинациясендә 1 урын - Алексеевск районының «Балалар иҗаты үзәге» муниципаль бюджет учреждениесе командасы, 2 урын – Кайбыч районы командасы, 3 урын - Апас районының «Балалар иҗаты үзәге» муниципаль бюджет учреждениесе командасы яулады
"Өй биреме" номинациясендә" (ракетаның гадәти булмаган макетын әзерләү) 1 урынны Кайбыч районы командасы алды, 2 урынны Апас районы «Балалар иҗаты үзәге» муниципаль бюджет учреждениесе командасы, 3 урынны Алексеевск районы «Балалар иҗаты үзәге» муниципаль бюджет учреждениесе командасы алды.
Ярышларда катнашучыларның барысы да уңышлары белән канәгать булдылар. Барлык җиңүчеләрне дә котлыйбыз! Аларга киләчәктә дә уңышлар телибез!
.