Бүген районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең актлар залында крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары катнашында эшлекле киңәшмә узды. Киңәшмә эшендә районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Фиргать Басыйров, механизация буенча консультант Рәфыйк Тимергалиев катнашты.
Киңәшмәдә 2019 елга авыл хуҗалыгы техникасы паркын яңарту программасы буенча лизингка техника сатып алу, шулай ук ташламалы дизель ягулыгын үзәкләштерелгән ташу мәсьәләләре күтәрелде.