ЯҢАЛЫКЛАР


18
апрель, 2019 ел
пәнҗешәмбе

17 апрель көнне Тәтеш шәһәрендә "Форпост" мәктәп һәм студентлар отрядларының зона Спартакиадасы булып узды.  Гөлинә Габдрахманова җитәкчелегендәге Олы Кайбыч урта гомуми белем бирү мәктәбе отряды әлеге ярышларда икенче урынны алды.  Безнең команда өчен Кадрия Бикчәнтәева, Илсинә Шакирова, Алмаз Гарәфетдинов, Артем Николаев һәм Илсур Низаметдинов чыгыш ясады.

 


17
апрель, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген Федоровское авылында яшәүче Миңнуллина Миләүшә Сафиуловна үзенең 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Район башлыгы исеменнән аны район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев котлады, юбилярга ныклы сәламәтлек, озын гомер теләде, шулай ук рәхмәт хаты тапшырды.

 

Чит телдә белем бирүнең сыйфатын күтәрү максатында өченче ел рәттән «School performances» инглиз телендә мәктәп театр коллективларының Республика фестиваль-конкурсы үткәрелә.
 

2019 елның 13 апрелендә Чүпрәле районының «Акчарлак» спорт-сәламәтләндерү комплексында Кайбыч, Чүпрәле, Апас, Кама Тамагы, Буа, Тәтеш районнарының җыелма командалары арасында «Бөтендөнья сәламәтлек көне»нә багышланган районара йөзү ярышлары узды.
 

«Кайбыч районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» дәүләт казна учреждениесе беренче тапкыр эш эзләүче эшсез гражданнарны, бала карау буенча ялда булган хатын-кызларны вакантлы эш урыннары ярминкәсенә чакыра, ул 2019 елның 25 апрелендә 9.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Кайбыч районы, Олы Кайбыч авылы, Кояшлы бульвар урамы, 7, 2 кат адресы буенча узачак.
 

Бүген "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе секретаре, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, башкарма комитет җитәкчесенең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча урынбасары Фирдүс Әхмәтов, "Вика СФ" ҖЧҖ директоры Фәнис Хәйруллин белән берлектә, Хуҗа Хәсән авылында булып, "мәдәният"илкүләм проекты кысаларында тормышка ашырыла торган капиталь ремонт барышы белән танышты. Бу объектта аларны Хуҗа Хәсән авыл җирлеге башлыгы Светлана Матвеева һәм төзелеш фирмасы прорабы Рөстәм Сөнгатуллин каршы алды.

Альберт Илгизәрович башкарылган ремонтның сыйфатын уңай бәяләде, эшчеләрнең намуслы хезмәтен билгеләп үтте.

2019 елның 14 апреленнән 19 апреленә кадәр "УНИКС" мәдәни-спорт комплексында ел саен үткәрелә торган "Созвездие-Йолдызлык" XIX ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең суперфиналы сайлап алу туры узып бара. Безнең районнан "Авыл денс" бию коллективы, конферанслар - Гарифуллина Алинә (Олы Кайбыч), Хәсәнов Баязит һәм Хөсәенова Илгизә, "Шатлык нуры" (Олы Кайбыч) вокаль ансамбле катнаша. Аларга уңышлар теләп калабыз! 

16 нчы апрель көнне Кайбыч районы  “Ак җилкән” халык театры коллективы  Шамил Зиннур улы Закиров исемендәге “Идел-Йорт” XIX Төбәкара театр коллективлары бәйгесенең Буа зона турында Хәбир Ибраһимның “Ялгыз каен күзе” спектакле белән катнашты. “Ак җилкән” халык театры коллективы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәгенең дипломына һәм Буа Дәүләт Драма театрының  рәхмәт хатына лаек булды. Әлеге  бәйгенең иң көтелмәгән, шатлыклы вакыйгасы - шушы пьессаның авторы Хәбир Ибраһимның да залда булып, коллективка үзенең рәхмәт сүзләрен җиткерүе булды. 

Татарстанда күчемсез милек базарын характерлый торган төп күрсәткечләр буенча тотрыклы вазгыять саклана.

 


16
апрель, 2019 ел
сишәмбе

2019 елның 1 апрелендәге 49-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә пенсиягә социаль өстәмә күләмен исәпләү механизмы үзгәрә. Пенсияләрне һәм айлык акчалата түләүләрне индексацияләү пенсионерның яшәү минимумын исәпкә алып башкарылачак. Бу үткәрелә торган индексацияләр нәтиҗәсендә өстәмә пенсиянең агымдагы күләменә һәм айлык акчалата түләүгә түгел, ә төбәктәге пенсионерның яшәү минимумы дәрәҗәсендә тәэмин ителә торган пенсионерның гомуми түләүләренә билгеләнәчәк дигән сүз.
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International