Кайбыч районы авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә язгы кыр эшләре иң кызган чагы, чөнки нәкъ менә хәзер булачак уңышның нигезе салына. Бүгенге көндә кырларда уҗымнарны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру, шулай ук тырмалау эшләре бара.
Оператив мәгълүматлар буенча, 16 апрельгә районда уҗымнар 2 мең га мәйданда (планның 18,5% ы), күпьеллык үләннәр 200 га мәйданда тукландырылды. Туңга сөрелгән җирләрне тырмалау 1 мең га мәйданда башкарылган, күпьеллык үләннәрне - 500 га мәйданда.
Бүгенге көндә районның барлык хуҗалыклары да эшкә кереште.