ЯҢАЛЫКЛАР


15
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

13 апрель көнне Олы Кайбыч авылының "Салават күпере" спорт-сәламәтләндерү комплексында укучылар Спартакиадасы кысаларында гомуми белем бирү мәктәпләренең 9 нчы сыйныфка кадәр булган укучылары арасында волейбол буенча район беренчелеге узды. Нәтиҗәдә, беренчелектә, икенче ел рәттән җиңүче булып, тренер-укытучы Илнур Хәсәнов җитәкчелегендә Иске Чәчкап төп мәктәбенең яшь волейболчылары танылды, аларга күчмә кубок, истәлекле медальләр һәм грамоталар тапшырылды. Мактау пьедесталының икенче һәм өченче баскычына Федоровское һәм Чүти урта мәктәпләре командалары күтәрелде. Ярышлар район оешуның 28 еллыгына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган иде.

Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлары буенча, "Золотая Нива", "Кубня", "Дубрава" һәм "Туган як-агро" хуҗалыкларында көзге культураларны тукландыру бара. Бүгенге көндә 528 гектар мәйданда ашлама кертелгән.

Надеждино авыл җирлегендә экологик икеайлык кысаларында территорияне чистарту эшләре актив бара. 

2019 елның 12-13 апрелендә Казан шәһәренең "Идел" яшьләр үзәгендә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең яшьләр эшләре органнары җитәкчеләре өчен эшче сессия узды, ул Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының корпоратив университеты кысаларында оештырылды. Ике көнлек эшлекле сессиядә Татарстанның барлык муниципаль берәмлекләренең дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыручы идарә, бүлек башлыклары катнашты.
 


13
апрель, 2019 ел
шимбә

12 апрель көнне Кошман авылы мәдәният йортында театр елына багышланган "Машина, машина, җитте минем башыма" спектакле булып узды. Әлеге спектакльне авылның укытучылары башкарды.
 

Аның белән Росреестрның Татарстан Республикасы буенча Идарәсенең рәсми сайтында танышырга мөмкин rosreestr.tatarstan.ru.  Кадастр инженерлары рейтингы агымдагы елның өч ае эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча төзелгән. Шулай ук әлеге сайтның "кадастр инженерын сайла" бүлегендә айлар буенча төзелгән рейтинг белән танышырга мөмкин.
 

12 апрельдә «Бердәм РОССИЯ» партиясе рәисенең төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә "Бердәм РОССИЯ" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге җирле бүлекләренең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәләре арасында бәйге-2018 җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү булып узды. ⠀
 


12
апрель, 2019 ел
җомга

Бүген Кайбыч районында авыл хуҗалыгы техникасының язгы кыр эшләренә әзерлеген үзара тикшерү узды.  Комиссия составында булган "Татагрохим" җәмгыяте генераль директоры Наил Гобәйдуллин,  шул җәмгыятнең генераль директоры урынбасары Илдар Әфләтунов, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Фиргать Басыйров, җитәкчеләр һәм белгечләр техника, орлык материалы, механизаторлар белән комплектлаштыру, ремонт һәм чәчү эшләрен башкарганда куркынычсызлык техникасы үтәлешен тикшерде.
 

Бүген мәгариф бүлеге җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары, мәгариф хезмәткәрләренең территориаль профсоюз оешмасы рәисе Зиннәтуллин Рамил Сәлим улы үзенең юбилеен билгеләп үтә. Бу истәлекле көнне аны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлады, аңа нык сәламәтлек, эшләрендә уңышлар, иминлек теләде, шулай ук Мактау грамотасы тапшырды.
 

         Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министрлыгы «2017-2020 елларга Татарстан Республикасында яшь фермерларга ярдәм итү» ведомство программасында катнашу өчен крестьян (фермер) хуҗалыкларын конкурс нигезендә сайлап алуда катнашуга гаризалар кабул итү турында игълан итә.
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International