26 нчы июль көнне Иске Чәчкаб мәдәният йорты алдындагы мәйданда кичәгә жыелган халык өчен " Зәлидә" - кичке уен оештырылды
Узган якшәмбедә Олы Кайбычтагы Сабантуй мәйданыннан яңгыраган шат авазларны район үзәгендә яшәүчеләрнең күбесе ишеткәндер
26 нчы июль көнне Кайбыч районының «Ак жилкән» халык театры коллективы, Ләбиб Леронның «Кук кугәрчен кукләрдә» спектакле белән Буа районы Толымбай авылында чыгыш ясады . Авыл халкына, җитәкчеләренә, мәдәният хезмәткәрләренә чиксез рәхмәт сүзлэрен житкерәсебез килә!
Кичке уеннар элек-электән татар халкының иң матур, иң күркәм йолаларыннан саналган. Элек, җәйге матур кичләрдә, кояш баткач, картлар яткач,су буйлары, урман аланнары, ямь-яшел болыннар яшьләрнең шат авазларына күмелгән
“Кайбыч балык хуҗалыгы” җәмгыяте хезмәтчәннәре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен хезмәттәге уңышлар белән каршы алды. Әлеге оешманың генераль директоры Гомәр Җамалетдинов һөнәри осталыгы, балыкчылык тармагын үстерүгә һәм камилләштерүгә керткән зур өлеше өчен Балыкчылык буенча федераль агентлыкның Мактау кәгазе белән бүләкләнде. Ә баш балыкчы Лидия Чиркова, өлкән балыкчы Александр Бердников һәм баш бухгалтер Гөлнур Мостафина Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау кәгазенә лаек булды
«Алтын каләм» республика фестивалендә татар журналистикасы юнәлешендә Гран-прины Кошман кызы Чулпан Гарифуллина яулады. Быел Олы Кайбыч мәктәбен медальгә тәмамлаган Чулпан хәзер КФУның журналистика факультетына укырга керергә әзерләнә. Чыгарылышлар әле үзләренә югары уку йортларын сайлый гына, ә Чулпанны инде студент дип санарга була. Чөнки Гран-при аңа ташламалы шартларда укырга керергә нигез бирә
Гомерләр бер мизгел кебек үтте дә китте, ди Салтыйган авылында бер түбә астында яшәүче апалы-сеңелле Сания Гыймранова белән Суфия Шәйхуллиналар. Бу көннәрдә Сания әби – 95, Суфия әби 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үтте
Хуҗа Хәсән авылында яшәүче Татарстанның атказанган терлекчесе Елизавета Бартязованың хезмәтен тагын да югарырак бәяләделәр. Бөтенроссия кыр көнендә аңа “Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәтчәне” дигән мактаулы исем бирелде. Әлеге зур бүләкне Россия авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев тапшырды
Татарстанда яшәүчеләрнең үзләрен борчыган проблемалар, теләк-тәкъдимнәрен “Халык контроле”нә юллау мөмкинлеге бар
Чәршәмбе көнне Кече Кайбыч авылы мәчетендә үткән ифтар мәҗлесенең чыгымнарын шушы авылда яшәп, бакыйлыкка күчкән Сәгыйрә апа белән Вәгыйз ага Нуруллиннарның балалары: Зөфәр, Мөдәрис, Гүзәлия, Лүзия һәм Рузилә гаиләләре үз өстенә алган