Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Кайбыч муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
М12 трассасын төзү
Район тарихы
Район картасы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Һава торышы
Шәһәр төзү һәм архитектура
Санитар - экологик халәт
Ситуацияләр үзәге
Татарстан Республикада Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы
Район тормышы
Муниципаль хезмәт күрсәтү
Кадрлар сәясәте
Кайбыч районы оешмалары
Татарстан республикасы кайбыч муниципаль районы Иҗтимагый советы
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Татарстан Республикасы Конститутциясе
Территориаль сайлау комиссиясе
Муниципаль контроль
Статистика мәгълүматлары
Бюджет
Муниципаль хезмәт
Коррупциягә каршы хәрәкәт
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Профсоюз тормышы
Файдалы мәгълүмат
Кулланучыларның хокукларын яклау
ТР яшьләренә торак
Шәхси мәгълүматларны саклау
Кайбыч муниципаль районына 30 яшь
Хокукый агарту
Милли проектлар
Документлар
Район башлыгы карарлары
Документлар проектлары
Статуслы документлар
Совет боерыклары
Совет карарлары
Башкарма комитет карарлары
Башкарма комитет боерыклары
Урнаштырылган МНПАЛАР ТР хокукый мәгълүмат рәсми порталында
Матбугат хезмәте
Юбилярлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Район башлыгының рәсми блогы
Элемтә
СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘРЛӘР
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләре буенча мәсьәләләрне җайга салучы норматив-хокукый актлар
ГОМУМРОССИЯ ГРАЖДАННАРНЫ КАБУЛ ИТҮ КӨНЕ
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Еш бирелә торган сораулар
Интернет буенча кабул итү
Өлкән яшьтәге гражданнарны консультацияләү өчен "кайнар линия" телефоннары
Кире элемтә
Элемтә
Җәмәгатьчелек фикерен сораштыру, анкеталаштыру
Муниципаль районнар
Кайбыч муниципаль районы
Салтыйгандагы бер йортка Россия Президентыннан берьюлы ике хат килгән
2017 елның 10 июле, дүшәмбе
Гомерләр бер мизгел кебек үтте дә китте, ди Салтыйган авылында бер түбә астында яшәүче апалы-сеңелле Сания Гыймранова белән Суфия Шәйхуллиналар. Бу көннәрдә Сания әби – 95, Суфия әби 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үтте.
Салтыйганның ак әбиләрен котларга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Багай авыл җирлеге башлыгы Рушания Кузнецова, авыл җирлегенең ветераннар Советы рәисе Рушания Камалова, тирә-күршеләре килгән иде. Альберт Илгизәрович юбилярларга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау хатларын, үз бүләкләрен тапшырды.
– Сезнең буынга Вөек Ватан сугышының барлык авырлыкларын үз җилкәләрендә күтәрергә туры килде. Тылдагы фидакарь хезмәтегез белән сез Бөек Җиңүне якынайтуда үзегездән лаеклы өлеш керткәнсез. Безнең буын әлеге батырлыгыгыз өчен сезгә бик рәхмәтле. Ач-ялангач булсагыз да, хезмәт вахтасын намус белән алып баргансыз. Бүгенге көндә сез бик бәхетле, чөнки яшьлегегездә бик күп авырлыклар кичерсәгез дә, хәзерге мул тормышны да күрә алдыгыз. Алдагы көннәрегезне дә исән-сау булып, муллыкта, тынычлыкта яшәргә, сезгә 100, 95 яшь тулгач кабат очрашырга насыйп булсын, – диде район башлыгы әбиләргә иң изге теләкләрен җиткереп.
Әлеге теләкләргә калган кунаклар да кушылды. Салтыйган авылы китапханәчесе Гөлсинә Камалова аларга багышлап шигырь дә язган.
Хәлимә һәм Шәйхулла Гыймрановлар гаиләсендә бер-бер артлы дүрт бала дөньяга килгән: Сания – 1922, Сәйдәбану – 1924, Суфия – 1927, Гомәр – 1932 елда. Әлеге дүрт туганны язмыш төрлечә сынаган. Сания әбигә – 19, Суфиясына 14 яшь булганда Бөек Ватан сугышы башланган. Әтиләрен фронтка алганнар. Хәлимә әбигә балалары зур терәк булган. Сания апа, барлык чордашлары кебек, окоп та казыган, игенен дә урган, Мөрәле, Норлат урманнарында утынын да кискән. Сугыштан соң колхозда башта сарыклар караган, ә Суфия әби биш еллар чамасы Горький тимер юлы төзелешендә эшләгән. Аннан соңгы хезмәт юллары гел колхоз белән бәйле. Тормышка чыксалар да, пар канатлар булып озак гомер итәргә туры килмәгән, балалары да булмаган. Бүген бер-берсенә терәк булып, бергә гомер кичерәләр. Бертуганнары Сәйдәбану Иске Чәчкаб авылына тормышка чыккан, анда улы гаиләсе белән яшәгән. Улы вафат булгач, Казан шәһәренә кызы янына киткән. Энеләре Гомәр сугыштан соңгы елларда колхозда бригадир булып эшләгән. Аннан соң, Казан шәһәренә китеп, елга техникумын тәмамлаган, лаеклы ялга чыкканчы Казан елга портында, теплоходта капитан булып хезмәт иткән.
– Алар икесе дә гомер буе хезмәттә булдылар. Икәү генә яшәсәләр дә, сыерын да асрадылар, печәнне уфалла арбасында хәзерлиләр иде. Бервакытта да тормыштан зарланмадылар, икесе дә укымышлы, хәтерләре дә яхшы. Сания апа 94 яшенә кадәр дини ашларда Коръән укып, бакыйлыкка күчүчеләрне соңга юлга озатуда да башлап йөрде. Хәзер дә алар өеннән кеше өзелми, дога укуларын сорап, сәдаканы да аларга китерәләр. Тирә-күршеләре дә ярдәмнәреннән калдырмый. Бүгенге бәйрәм табынын да бергә әзерләдек, – диде күршеләре Халидә апа Гыймранова.
– Ходайның рәхмәте, без икәү генә булсак та, үзебезне ялгыз итеп тоймыйбыз. Социаль хезмәткәр Айгөл Саттарова килеп хәлебезне белеп тора. Кибеттән кирәк-яракны алып кайта, суын да ташып куя. Күршеләребез дә яккан мунчадан калдырмый, пешергән камыр ризыкларын, сөтен, катыгын кертеп торалар. Авыл җирлеге башлыгы да Салтыйганга килгән саен хәлебезне белмичә китми, аларның барысына да рәхмәтебез зур. Яңгыр яуса, өй түбәсеннән су үтә иде, район башлыгы матди ярдәм күрсәтте. Рушания Кузнецова, осталар табып, өй түбәсен ремонтлатты. Олы яшьтә кайвакыт хәл дә китә, авырып та алабыз. Тәүлекнең кайсы вакыты булуга карамастан, фельдшерыбыз Гөлнур Шәрәфуллина ярдәмгә килеп җитә. Ул безне дарулары белән генә түгел, ягымлы карашы, җылы сүзләре белән дә дәвалый, – диде Сания әби.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
27
апрель, 2026 ел
Көндәлек оператив фараз 28.04.2026
Болытлы. Төнлә яуган яңгыр, мокрого кар, көндез урыны белән аз. Җил көньяк-көнбатыштан, көньяк: төнлә 7-12 м/с, урыны белән порывами 15-20 м/с, көндез һәм кич 10-15 м/с, порывами 18-23 м/с. Минималь һава температурасы төнлә 0..+3. Көндез иң югары температура +5..+7.
Татарстанда җир кишәрлекләренә хокук ияләре өчен Кайнар линия уза
Татарстанда җир кишәрлекләренә хокук ияләре өчен Кайнар линия уза
Биектау районыннан Земфира Карпенко «Земский почтальон - 2026»Бөтенроссия конкурсы финалында Татарстанны тәкъдим итәчәк
Биектау районыннан Земфира Карпенко «Земский почтальон - 2026»Бөтенроссия конкурсы финалында Татарстанны тәкъдим итәчәк
Туган як музееннан яңалыклар
Туган як музееннан яңалыклар
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз