26 нчы июль көнне Иске Чәчкаб мәдәният йорты алдындагы мәйданда кичәгә жыелган халык өчен " Зәлидә" - кичке уен оештырылды. Уеннарда балалар да, өлкәннәр дә бик теләп катнашты. Кичәгә килучеләр өчен табада коймак чыжлады, күмер самавыры кайнады. Дәртле бию көйләре, гармун моңнары төнгэ кадәр тынмады. Теләге булган хәркем жырлады да, шигырь дә сөйләде, биеде дә. Барысы 45ләп кеше катнашты.