Кайбыч савымчысына Россия авыл хуҗалыгы министры бүләк тапшырды

2017 елның 10 июле, дүшәмбе
Хуҗа Хәсән авылында яшәүче Татарстанның атказанган терлекчесе Елизавета Бартязованың хезмәтен тагын да югарырак бәяләделәр. Бөтенроссия кыр көнендә аңа “Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәтчәне” дигән мактаулы исем бирелде. Әлеге зур бүләкне Россия авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев тапшырды. 
 
“Авыл хезмәтчәннәренең авыр һәм мактаулы хезмәтен шулай күрә белгәннәре, югары бәяләгәннәре өчен җитәкчеләргә зур рәхмәтлемен. Мин үзем 19 яшемнән фермага эшкә килгән идем, киләсе елның февралендә 60 яшемне тутырам. Ә үзем әле һаман савымчы булып эшлим, группамда 50 баш сыер бар. Фермада эшли башлавыма 42 ел вакыт узган инде, ул еллар сизелми дә үтеп киткән”, – диде Елизавета Бартязова, безнең белән телефон элемтәсендә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International