Кошман кызы Гран-при отты

2017 елның 10 июле, дүшәмбе

«Алтын каләм» республика фестивалендә татар журналистикасы юнәлешендә Гран-прины Кошман кызы Чулпан Гарифуллина яулады. Быел Олы Кайбыч мәктәбен медальгә тәмамлаган Чулпан хәзер КФУның журналистика факультетына укырга керергә әзерләнә. Чыгарылышлар әле үзләренә югары уку йортларын сайлый гына, ә Чулпанны инде студент дип санарга була. Чөнки Гран-при аңа ташламалы шартларда укырга керер­гә нигез бирә.

Бүләкләү тантанасында Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, республиканың Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова, РФ Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев, Россия Журналистлар берлеге сәркатибе Роман Серебряный, “Татмедиа” агентлыгының идарә эшләре башлыгы Дмитрий Перевезенцев, КФУның Журналистика һәм медиа­коммуникацияләр югары мәктәбе директоры Леонид Толчинский катнашкан

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International