26 нчы июль көнне Кайбыч районының «Ак жилкән» халык театры коллективы, Ләбиб Леронның «Кук кугәрчен кукләрдә» спектакле белән Буа районы Толымбай авылында чыгыш ясады . Авыл халкына, җитәкчеләренә, мәдәният хезмәткәрләренә чиксез рәхмәт сүзлэрен житкерәсебез килә! Безнең белән бергә булып, бер үк хисләр кичереп, көлер урында көлеп, моңсулыктан күз яшьләренә бирелеп, чын куңелдән театр дөньясында кайнап утырганыгыз , җылы алкышларга күмеп зурлаганыгыз өчен, баш иеп олы рәхмәтләребезне белдерәбез! Ходай һәммәбезне дә исәнлектән аермыйча, кабаттан яңа очрашулар насыйп итсен!