Кайбычлылар “Халык контроле”нә мөрәҗәгать итә ала

2017 елның 10 июле, дүшәмбе
Татарстанда яшәүчеләрнең үзләрен борчыган проблемалар, теләк-тәкъдимнәрен “Халык контроле”нә юллау мөмкинлеге бар. 
 
Юллар төзелеше, аларны ремонтлау, территория­ләрне төзекләндерү, юл хәрәкәтен оештыру, сырхауханә эшчәнлегенә кагылышлы һәм башка мәсьәләләр турында кайбычлылар ТРның “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына мөрәҗәгать итә ала. Күпме генә язма-сөйләмә, ялган аракы белән сәүдә итү темасы да актуаль булып кала бирә. Чөнки эчкән кешегә диңгез тубыктан, хәмер сатучыларга – барыбер, алар табыш артыннан куа.  Әлеге мөһим проблемага битараф булмыйча, аның белән бергәләп көрәшкәндә генә җиңеп булганын истән чыгармасак иде. Ялган аракы белән сәүдә итү фактларын белсәгез, кичекмәстән “Халык контроле” дәүләт мәгълүмати системасына хәбәр итүегез сорала.  https://uslugi.tatarstan.ru адресы буенча калдырылган гаризалар ун көн эчендә карала. “Халык контроле” системасы җәмәгать контроле механизмын булдыру, гражданнар фикерен өйрәнү һәм алар белән элемтә урнаштыру, халыкның мөһим проблемаларын ачыклау, җәмгыяви-сәяси тормыш мәсьәләләрен хәл итү өчен бердәм мәгълүмат кыры булдыру максатында эшләнә. Республиканың “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы 2012 елдан бирле гамәлдә. “Халык контроле” – халык күтәргән әһәмиятле мәсьәләләрне хәл итүнең тәэсирле механизмы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International