Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Кайбыч муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
М12 трассасын төзү
Район тарихы
Район картасы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Һава торышы
Шәһәр төзү һәм архитектура
Санитар - экологик халәт
Ситуацияләр үзәге
Татарстан Республикада Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы
Район тормышы
Муниципаль хезмәт күрсәтү
Кадрлар сәясәте
Кайбыч районы оешмалары
Татарстан республикасы кайбыч муниципаль районы Иҗтимагый советы
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Татарстан Республикасы Конститутциясе
Территориаль сайлау комиссиясе
Муниципаль контроль
Статистика мәгълүматлары
Бюджет
Муниципаль хезмәт
Коррупциягә каршы хәрәкәт
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Профсоюз тормышы
Файдалы мәгълүмат
Кулланучыларның хокукларын яклау
ТР яшьләренә торак
Шәхси мәгълүматларны саклау
Кайбыч муниципаль районына 30 яшь
Хокукый агарту
Милли проектлар
Документлар
Район башлыгы карарлары
Документлар проектлары
Статуслы документлар
Совет боерыклары
Совет карарлары
Башкарма комитет карарлары
Башкарма комитет боерыклары
Урнаштырылган МНПАЛАР ТР хокукый мәгълүмат рәсми порталында
Матбугат хезмәте
Юбилярлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Район башлыгының рәсми блогы
Элемтә
СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘРЛӘР
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләре буенча мәсьәләләрне җайга салучы норматив-хокукый актлар
ГОМУМРОССИЯ ГРАЖДАННАРНЫ КАБУЛ ИТҮ КӨНЕ
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Еш бирелә торган сораулар
Интернет буенча кабул итү
Өлкән яшьтәге гражданнарны консультацияләү өчен "кайнар линия" телефоннары
Кире элемтә
Элемтә
Җәмәгатьчелек фикерен сораштыру, анкеталаштыру
Муниципаль районнар
Кайбыч муниципаль районы
Кайбыч балыкчылары һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан бүләкләнде
2017 елның 13 июле, пәнҗешәмбе
“Кайбыч балык хуҗалыгы” җәмгыяте хезмәтчәннәре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен хезмәттәге уңышлар белән каршы алды. Әлеге оешманың генераль директоры Гомәр Җамалетдинов һөнәри осталыгы, балыкчылык тармагын үстерүгә һәм камилләштерүгә керткән зур өлеше өчен Балыкчылык буенча федераль агентлыкның Мактау кәгазе белән бүләкләнде. Ә баш балыкчы Лидия Чиркова, өлкән балыкчы Александр Бердников һәм баш бухгалтер Гөлнур Мостафина Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау кәгазенә лаек булды.
Балыкчыларның һөнәри бәйрәмнәре һәр елны июльнең икенче якшәмбесендә үткәрелә. Шул уңайдан без балыкчылар белән очрашып кайттык. Җитәкчеләре Гомәр Җамалетдинов кабинетында узган сөйләшүдә балыкчылар үзләре дә катнашты. Иң элек әле яңа гына бирелгән хөкүмәт бүләкләре белән таныштырдылар, Россиядә балыкчылык тармагын үстерүгә керткән хезмәтләрен шулай югары бәяләүләренә горурлануларын да яшермәделәр. Лидия Чиркованың да, Александр Бердниковның да хезмәт кенәгәсендә бер генә язу икән: анысы да балык хуҗалыгына эшкә алынулары турында.
– Инде күптән пенсиягә чыксам да, яраткан эшемнән һаман китә алмыйм әле. Минем биредәге эш стажым төп-төгәл 47 ел! Ә Александр Петрович бездә 42 нче елын эшли. Икебез дә балыкны ашатуны, аларның яшәешен контрольдә тотабыз, технология таләпләре үтәлүен тәэмин итәбез, – ди Лидия Александровна.
Ә Гомәр Шакирович 16-22 июньдә “Казан” гаилә үзәге янында узган балык атналыгында катнашулары турында озаклап сөйләде. Мең литрлы казанда пешерелгән уха республиканың балык хуҗалыкларында үстерелгән балыктан әзерләнгән. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия авыл хуҗалыгы министры урынбасары, Балыкчылык буенча федераль агентлык җитәкчесе Илья Шестаков та авыз иткән ул ухадан.
– Без уха фестиваленә бер тоннадан артыграк карп, сазан балыклары тәкъдим иттек. Аны бездән 15 ресторан сатып алды. Кыскасы, алар атна буе шул балык белән Казан халкын, шәһәр кунакларын сыйлады. Ә фестиваль көнне һәр аквариумга иллешәр данә ике яшьлек тере балыклар җибәрдек. Ул аквариумнар алдан әзерләп куелган иде, суын балыклар яшәгән үзебезнең күлдән алып бардык, суны ике тапкыр алыштырдык. Иң яхшы аквариум безнеке иде! Чөнки кайбер балык хуҗалыклары артезиан суы алып килгән, ул балыклар яшәгән табигый мохитне тиешенчә чагылдырмый. Ә безнең балыклар үзебезнең суда рәхәтләнеп сикерешә, кояшта тәңкәләре ялтырый. Балалар да, зурлар да аларны рәхәтләнеп күзәтте. Президентыбыз зур кунаклар белән безнең продукцияне дә карады, хәлләребезне сорашты, кулыбызны кысып, рәхмәтен әйтте.
Кайбычтагы сәүдә нокталарында да үзебезнең күлләрдә үстерелгән карп, сазан, чуртаннар сатылсын иде, дигән фикеремне җиткерәм генераль директорга. Чөнки ул тәмле, сыйфатлы, әллә кайлардан китерелгән балык гадәттә бозланып каткан була, бозы эрегәч, әллә никадәр суы чыга.
– Без балык сезонында Кайбыч базарына да киләбез, ярминкәләрдә дә катнашабыз, авыллар буйлап та йөрибез. Әле яңа гына күлдән тотылган ике йөз килограммлап балык алып барабыз, әмма аз сатабыз, бәясен кыйммәт диләр, күлдән бушлай гына алып китәргә теләүчеләр дә бар. Былтыр балыкның килосы 130 сум иде. Аны үзкыйммәтеннән түбнрәк бәягә – 100 сумга да тәкъдим иттек, – диде Гомәр Шакирович. – Әллә ничә еллык тәҗрибәмнән чыгып әйтәм һәм моның белән берәүне дә үпкәләтәсем килми, бездә Ульянково авылында гына балыкны яратып алалар. Балык үзеннән-үзе үсә дип уйлаучылар тирән ялгыша. Без бит кармак белән балык тотучылар түгел, аны үстерүчеләр. Балыкны бер килограммга кадәр җиткерү өчен аңа биш килограмм азык кирәк. Элек балыкка махсус катнашазык сатып алу өчен дәүләттән дотация бирелә иде, ул хәзер юк. Бүген балыкчылык тармагы дәүләт ярдәменә мохтаҗ. Азык бәяләре кыйммәт, чыгымнарыбыз зур: электр энергиясе, салымнар, хезмәт хакларын вакытында түләргә кирәк, проблемалар чыгып кына тора. Интернеттан укысаң, хәзер дөньяда икенче икмәк дип бәрәңге түгел, ә балык исәпләнүе турындагы мәгълүматларга да тап буласың, бәрәңге – өченче урында. Шуңа да һәр кеше елына нормада каралган күләмдә балык ашарга тиеш. Ә бездә элеккеге гадәт белән күбрәк ит ризыкларына өстенлек бирәләр.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
27
апрель, 2026 ел
Көндәлек оператив фараз 28.04.2026
Болытлы. Төнлә яуган яңгыр, мокрого кар, көндез урыны белән аз. Җил көньяк-көнбатыштан, көньяк: төнлә 7-12 м/с, урыны белән порывами 15-20 м/с, көндез һәм кич 10-15 м/с, порывами 18-23 м/с. Минималь һава температурасы төнлә 0..+3. Көндез иң югары температура +5..+7.
Татарстанда җир кишәрлекләренә хокук ияләре өчен Кайнар линия уза
Татарстанда җир кишәрлекләренә хокук ияләре өчен Кайнар линия уза
Биектау районыннан Земфира Карпенко «Земский почтальон - 2026»Бөтенроссия конкурсы финалында Татарстанны тәкъдим итәчәк
Биектау районыннан Земфира Карпенко «Земский почтальон - 2026»Бөтенроссия конкурсы финалында Татарстанны тәкъдим итәчәк
Туган як музееннан яңалыклар
Туган як музееннан яңалыклар
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз