Кышның соңгы көннәре үзенең нык салкыннары белән безнең аларга ни дәрәҗәдә чыдам икәнлегебезне сынагандай булды!
"Кайбыч таңнары" газетасы редакциясе җитәкчесе Луиза Сөнгатуллина Калининградта үткәрелүче медиафорумда катнаша. Кичә "Дөреслек һәм гаделлек" бәйгесе лауреатларын бүләкләү тантанасы узды. Алар арасында Луиза Сөнгатуллина да бар. Ул лауреат дипломы белән бүләкләнде.
24 февраль көнне Апас мәдәният йортында Фәйзулла Туишев исемендәге республикакүләм гармунчылар бәйгесенең зона туры узды. Биредә Кайбыч, Апас, Чүпрәле, Буа, Кама Тамагы районнарыннан килгән гармунчылар төрле номинацияләрдә көч сынаштылар.
5 нче март татар сәхнәсенең танылган йолдызлары гади халык белән аралашу чарасын арттыру, ныгыту максатыннан Кайбыч район мәдәният йортында «Риваять» төрки халыклар этникасы һәм һөнәрчелеге ансамбле, Илшат Вәлиев, Айгөл Гардисламова, Гөлназ Солтановалар катнашында ял концертын тәкъдим итә.
Бүген Кайбыч муниципаль район Башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җитәкчелегендә чираттагы эшлекле киңәшмә узды. Биредә оешма-учреждение җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.
Мөрәле авылы мәдәният йортында татар фольклорында шактый зур кыйммәткә ия булган жанр “Мөнәҗәтләр кичәсе” үткәрелде.
23 февраль - Ватанны саклаучылар көне буларак билгеләп үтелә.
Бу көнне без беренче чиратта кадерле ветераннарны, сугыш һәм хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларны котлыйбыз.
Чүти мәдәният йортында Гашыйклар көне уңаеннан “Мәхәббәт ул үзе иске нәрсә...” исеме астында матур бәйрәм кичәсе үткәрелде.
21 нче февраль — Халыкара туган тел көне . Туган тел –һәркемнең тугач та үзләштерелә башлаган, үз милләте аралаша торган олы хәзинәсе ул! Туган тел һәркем өчен дә газиз сүз. Татар теле - безнең туган телебез, ана телебез.
22 нче февраль көнне 15.00 сәгатьтә район мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көненә багышланган: “Беләбез! Хәтерлибез! Горурланабыз!” дип аталган музыкаль патриотик кичә узачак.