Чүти мәдәният йортында Гашыйклар көне уңаеннан “Мәхәббәт ул үзе иске нәрсә...” исеме астында матур бәйрәм кичәсе үткәрелде.
Бәйгене Чүти мәдәният йорты методисты Гильфанова Гөлүсә һәм китапханәче Люзия Низамутдинова берлектә оештырдылар. Яшьләр төрле уен-конкурсларда көч сынаштылар, алып баручыларның сорауларына тапкыр җаваплар эзләделәр, җырладылар, биеделәр. Бәйрәм кызыклы һәм мавыктыргыч үтте.