"Кайбыч таңнары" газетасы редакциясе җитәкчесе Луиза Сөнгатуллина Калининградта үткәрелүче медиафорумда катнаша. Кичә "Дөреслек һәм гаделлек" бәйгесе лауреатларын бүләкләү тантанасы узды. Алар арасында Луиза Сөнгатуллина да бар. Ул лауреат дипломы белән бүләкләнде.
Белешмә: форумда илебезнең төрле төбәкләреннән 500 дән артык журналист катнаша. Иртәгә алар Владимир Путин белән очрашачаклар.