Эшлекле киңәшмәдә

2018 елның 26 феврале, дүшәмбе

Бүген Кайбыч муниципаль район Башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җитәкчелегендә чираттагы эшлекле киңәшмә узды. Биредә оешма-учреждение җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

Киңәшмә барышында атналык эшләргә йомгак ясалды, Россия Эчке эшләр Министрлыгының Кайбыч районы буенча бүлекчәсе җитәкчесе урынбасары Илнар Исхаков, район үзәк хастаханәсе баш табибы Гөлнара Сафиуллина, район мәгариф бүлеге мөдире Илдар Шакировларның докладлары тыңланды.

Көн тәртибе буенча Э.Х Загидуллина” Тавыш бирү көненә сайлау участокларының әзерлеге” темасына чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International