22 нче февраль көнне 15.00 сәгатьтә район мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көненә багышланган: “Беләбез! Хәтерлибез! Горурланабыз!” дип аталган музыкаль патриотик кичә узачак.
Тантаналы өлештән соң үзенең концерт программасы белән Татарстан Республикасының атказанган артисткасы Резедә Шәрәфиева һәм аның иҗат төркеме чыгыш ясаячак.
Барыгызныда көтеп калабыз! Керү бушлай!