Кайбыч Үзәк балалар китапханәсе “Язгы изгелек атнасы” акциясе кысаларында “Миләшкәй” балалар бакчасы белән берлектә “Изгелек күңел көзгесе” дип исемләнгән балалар иртәсе үткәрде.
20 март көнне район мәдәният йортында вәгазь кичәсе узды. Вәгазь кичәсендә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Йосыф хәзрәт Дәүләтшин, район имам-мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин, Олы Кайбыч авылы халкы һәм районыбызның башка авылларында яшәүче мөселман кардәшләребез килгән иде.
Россия Президентын сайлауларда Кайбыч халкы бөтен республикага үрнәк булды: сайлау участокларына килгән сайлаучылар саны буенча иң югары күрсәткечкә иреште.
Хөрмәтле кайбычлылар! Россия Президентын сайлауларда барлык сайлаучыларның 98 проценттан артыграгының сайлауда катнашуы күпмилләтле районыбызда яшәүчеләрнең бердәмлеге турында сөйли.
Хөрмәтле сәүдә, халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү, торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре! Сезне чын күңелемнән һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм! Сезнең хезмәтегез халык алдында зур җаваплылык тоеп башкаруны таләп итә.
Кайбыч сәхнәсендә төрле мәдәни чараларның тукталып торганы юк. Балалар, яшүсмерләр өчен төрле бәйрәмнәр үткәрелә. Кичләрен үзебезнең үзешчәннәр генә түгел, Казаннан килгән артистлар да халкыбызга күңелле ял сәгатьләре бүләк итә.
Кадерле хатын-кызлар!
Сезне язның беренче бәйрәме – 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм! Хатын-кыз–ул тулы бер дөнья, аның күңеленә мәхәббәт тә, матурлык та, йомшаклык та, иң көчле ана хисләре дә, гаилә учагы җылысы да сыйган.
Кышның соңгы көннәре үзенең нык салкыннары белән безнең аларга ни дәрәҗәдә чыдам икәнлегебезне сынагандай булды!
"Кайбыч таңнары" газетасы редакциясе җитәкчесе Луиза Сөнгатуллина Калининградта үткәрелүче медиафорумда катнаша. Кичә "Дөреслек һәм гаделлек" бәйгесе лауреатларын бүләкләү тантанасы узды. Алар арасында Луиза Сөнгатуллина да бар. Ул лауреат дипломы белән бүләкләнде.
24 февраль көнне Апас мәдәният йортында Фәйзулла Туишев исемендәге республикакүләм гармунчылар бәйгесенең зона туры узды. Биредә Кайбыч, Апас, Чүпрәле, Буа, Кама Тамагы районнарыннан килгән гармунчылар төрле номинацияләрдә көч сынаштылар.