Безнең пенсионерлар - барысына да үрнәк!

2018 елның 1 марты, пәнҗешәмбе

     Кышның соңгы көннәре үзенең нык салкыннары белән безнең аларга ни дәрәҗәдә чыдам икәнлегебезне сынагандай булды! Ләкин өлкән яшьтәге асыл затларыбыз, һава торышының нинди булуына карамастан, җил-бураннардан, салкыннан курыкмыйча үзләренең сәламәтлекләрен “Салават күпере” спорт-сәламәтләндерү комплексында һәрдаим ныгытып торалар.  Атнаның сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә иртәнге сәгать 9да алар үзләренең көн тәртибен дәвалану физкультурасыннан башлап җибәрәләр. Көн тәртибендә: бассейнда су коену, хореография, кул-эшләре белән шөгыльләну каралган.   Җаннарына ял, тәннәренә сихәт алалар алар.  Яшь буын өлкәннәрдән үрнәк алсын иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International