21 нче февраль — Халыкара туган тел көне . Туган тел –һәркемнең тугач та үзләштерелә башлаган, үз милләте аралаша торган олы хәзинәсе ул! Туган тел һәркем өчен дә газиз сүз. Татар теле - безнең туган телебез, ана телебез. Аны бабаларыбыз борынгы заманнардан бирле саклап, буыннан-буынга тапшырып килгәннәр. Ана телебезне саклау, баету - һәркемнең изге бурычыдыр, мөгаен. Шул максаттан чыгып, Халыкара туган тел көне уңаеннан балалар бакчасында Олы Тәрбит башлангыч мәктәбе балалары белән “Туган телем-иркә гөлем!” дип аталган кичә уздырылды. Кичәнең максаты- милләтебезне, туган телебезне зурлау, ярату, аңа соклану, аның белән белән горурлану хисләре тәрбияләү иде. Балалар туган тел турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар, милли уеннар уйнадылар, кунак әбиебезнең милли ядкарьләре турында сөйләмен тыңладылар. Китапханәче балаларга үз туган телебез белән горурланып яшәргә, аны сакларга кирәклеген дә, туган телгә нигезләнеп башка телләрне дә өйрәнү кирәклеген үтемле итеп аңлатты.