24 февраль көнне Апас мәдәният йортында Фәйзулла Туишев исемендәге республикакүләм гармунчылар бәйгесенең зона туры узды. Биредә Кайбыч, Апас, Чүпрәле, Буа, Кама Тамагы районнарыннан килгән гармунчылар төрле номинацияләрдә көч сынаштылар. Сәхнә түреннән йөрәкләрне тетрәндереп, күңелләрне җилкендереп тальян моңнары агылды. Безнең районнан мәдәният бүлеге начальнигы Рамилә Әбләзова һәм Шәрәфиев Рамил җитәкчелегендә Кайбычның оста куллы гармунчылары Исламов Ренат, Герасимов Миша, Гараев Ильяс, Султанов Геннадий татар-халык тезмәләрен суздылар, ә Нигмәтҗанов Марс узе җырлап-уйнап чыгыш ясады.
Бәйге азагында жюри әгъзалары нәтиҗә чыгарып, катнашучыларга киңәшләрен бирделәр, гармунчыларыбызны югары бәяләделәр . Алар белдерүенчә, җиңүче апрель аенда билгеле булачак. Зона турыннан үткән иң оста катнашучының исеме республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге сайтына урнаштырылачак. Җиңүче октябрь аенда Мамадыш районында узачак гала-концертта катнашачак.