Кайбычта вәгазь кичәсе узды

2018 елның 21 марты, чәршәмбе

     20 март көнне район мәдәният йортында вәгазь кичәсе узды. Вәгазь кичәсендә   район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Йосыф хәзрәт Дәүләтшин, район имам-мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин, Олы Кайбыч авылы халкы һәм районыбызның башка авылларында яшәүче мөселман кардәшләребез килгән иде.    Кичә барышында Йосыф хәзрәт Аллаһы Тәгаләнең Әдәм балаларына биргән гомерне бәрәкәтле, мәгънәле, файдалы итеп үткәрергә. Бүгенге тормышыбыздан зарланмыйча, булганыбызга шөкер итеп яшәргә өндәде.  Район башлыгы А.И. Рәхмәтуллин тирән эчтәлекле вәгазе өчен Йосыф хәзрәткә район халкы исеменнән   олы рәхмәтен белдерде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International