Кайбыч Үзәк балалар китапханәсе “Язгы изгелек атнасы” акциясе кысаларында “Миләшкәй” балалар бакчасы белән берлектә “Изгелек күңел көзгесе” дип исемләнгән балалар иртәсе үткәрде. Максат: балаларны үзләрендә мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, кешеләргә игътибарлы мөнәсәбәт кебек асыл сыйфатларны тәрбияләргә кирәклегенә төшендерү иде. Кичәдә балаларны язучыларның изгелек темасына багышланган әсәрләре белән таныштырдык һәм мультфильмнар карадык.