Кайбыч сәхнәсендә төрле мәдәни чараларның тукталып торганы юк. Балалар, яшүсмерләр өчен төрле бәйрәмнәр үткәрелә. Кичләрен үзебезнең үзешчәннәр генә түгел, Казаннан килгән артистлар да халкыбызга күңелле ял сәгатьләре бүләк итә.
«Риваять» төрки халыклар этникасы һәм һөнәрчелеге ансамбле төркеменең чыгышын тамашачылар алкышларга күмде. Руслан Габитов җитәкчелегендәге “Риваять” фольклор ансамбле буларак 2011 елда оешкан. Казан консерваториясен һәм мәдәният институтын тәмамлаган профессиональ музыкантларны үз эченә алган бу ансамбль халык авыз иҗатын киң яктырта.
Концертны алып баручы Айдар Садыйков та үз чыгышында Россия халыкларының дуслыгын ныгытуда сәнгать әһелләренең дә роле зур булуына басым ясады.
Концертта татар эстрадасының танылган йолдызлары Илшат Вәлиев, Гөлназ Солтанова иң матур җырларын бүләк итте.
Район халкына күңелле ял сәгатьләре бүләк иткән өчен артистларга рәхмәт әйтергә сәхнәгә күтәрелгән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да илебезнең мөһим вакыйга алдында торуын ассызыклады. Ул үзенең чыгышында 18 нче мартта булачак сайлауда бар халыкны да актив катнашырга өндәде.