Хөрмәтле сәүдә, халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү, торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре! Сезне чын күңелемнән һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм! Сезнең хезмәтегез халык алдында зур җаваплылык тоеп башкаруны таләп итә. Кешеләрнең азык-телек, кием-салым, көндәлек товарлар белән тәэмин ителеше, йортларыбызның җылы, якты булуы тормышыбызның имин һәм тотрыклы булуында мөһим роль уйный. Әлеге өлкәдә зур хөрмәткә лаек кешеләр хезмәт куя. Алар өчен бу яраткан хезмәт яки һөнәр генә түгел, ә халыкның кәефе белән турыдан-туры бәйле яшәү рәвеше, күңел халәте. Кешеләр белән эшләү һәрвакыт игътибарлылык, әдәплелек, түземлелек таләп итә. Сезнең тырышлыгыгыз юкка түгел. Кайбычлылар өстәлләрендә - ризык муллылыгы, йортларыбыз җылы һәм якты, урамнар чиста, юллар төзек, районыбыз көннән-көн матурлана. Сезгә фидакарь хезмәтегез, райондашларга карата игътибарлы булуыгыз өчен рәхмәт белдерәм! Ныклы сәламәтлек, иминлек, шатлыклар һәм киләчәк көнгә ышаныч телим!
Кайбыч муниципаль
район башлыгы А.И. Рәхмәтуллин