Кайбыч җирле бүлегенең Яшь Гвардиясе "Иреклеләр атнасы" акциясе кысаларында "Салават күпере" спорт-сәламәтләндерү комплексы белән берлектә районыбызның актив пенсионерлары өчен фитнес-дәрес үткәрде. Фитнес-инструктор Диләрә Миршинова иде. Катнашучылар көн буена бик күп уңай эмоцияләр алдылар.
2018 елның август аеннан октябрь аена кадәр Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан "Россия сәламәтлек Укытучысы - 2018" IX Бөтенроссия конкурсының республика этабы уздырылды. Конкурста Татарстан Республикасының 34 районыннан һәм шәһәреннән 67 педагог катнашты.
Безнең районнан "Профессиональ компетенция өчен" махсус номинациясендә Ульянково төп гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Алефтина Денисова җиңүче булды. Без аны котлыйбыз һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез.
Ул озак еллар районда механизатор булып эшләде. Хәзерге вакытта хатыны Александра, кызы Екатерина һәм оныклары белән яши. Аның алты баласы һәм егерме өч оныгы бар. Бүген аны котларга район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча урынбасары Фирдүс Әхмәтов һәм Мәлки авыл җирлеге башлыгы Федор Поляков килде. Алар юбилярга озын гомер, ныклы сәламәтлек теләделәр һәм аңа район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.
2018 елның 31 октябрендә Түбән Кама шәһәрендә техник иҗат һәм заманча технологияләр буенча "Технофест-2018" Республика конкурсы узды. Анда Кайбыч районыннан «ЭКО» мәктәптән тыш эшләр үзәге укучылары да катнашты һәм дипломга лаек булды. "Башлангыч техник модельләштерү" номинациясендә беренче урынны Эльмир Гарифуллин (җитәкчесе Сирин Гарифуллин) һәм "Компьютер графикасы" номинациясендә икенче урынны Лилия Фәттахова (җитәкчесе Айгөл Солтанова) яулады. Без аларны котлыйбыз!
30 нчы октябрь көнне Галия Кайбицкая исемендәге музейда, музей ачылуының 20 еллык юбилеена багышланган тантаналы чара үтте. Беренче тапкыр музей үзенең ишекләрен 1998 елның 29 октяберендә ача. Бәйрәмгә күп кенә кунаклар чакырылды
Хөрмәтле Рәмис Рафисович!
Кайбыч муниципаль район башлыгы, район администрациясе коллективы исеменнән Сезне туган көнегез белән котлыйбыз!
Сезгә чын күңелдән эшегездә уңышлар, билгеләнгән барлык планнарыгызның тормышка ашуын, бетмәс-төкәнмәс энергия һәм тормыш оптимизмы телибез! Туганнарыгызның мәхәббәте һәм җылысы, коллегаларыгызның ярдәме һәм аңлаулары сезгә һәрчак юлдаш булсын.
Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын Сезгә!
29 октябрь көнне, Олы Кайбычта, ВЛКСМның 100 еллыгына багышланган кичә узды. Бу кичәдә һәр авыл җирлегеннән делегация катнашты. Килүчеләр арасында элеккеге колхозларның төрле чорда оешма лидерлары, комсомол-яшьләр коллектив җитәкчеләре, хәтта райком комсомол хезмәткәрләре дә бар иде. Кичә пионер һәм комсомол сафларында узган яшьлек хатирәләрен яңартып җылы, эчкерсез шартларда узды.
30 октябрьдә Россиядә сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә. Мөрәле авыл җирлегендә Гыйбадуллина Асия Хафиз кызы яши, аның әтисе һәм бабасы репрессиягә дучар була. Репрессия корбаннарын искә алу көне уңаеннан аның янына Мөрәле авыл җирлеге башлыгы Ринат Зиннәтуллин килде. Ул район башлыгы исеменнән һәм шәхсән үз исеменнән Асия Хафизовнага нык сәламәтлек, озын гомер теләде һәм аңа азык-төлек җыелмасы тапшырды.
30 октябрьдә Россиядә сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә.
27 октябрь көнне Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин кулы астында эшлекле киңәшмә үтте. Анда оешма җитәкчеләре һәм авыл җирлеге башлыклары катнашты.