30 нчы октябрь көнне Галия Кайбицкая исемендәге музейда, музей ачылуының 20 еллык юбилеена багышланган тантаналы чара үтте. Беренче тапкыр музей үзенең ишекләрен 1998 елның 29 октяберендә ача. Бәйрәмгә күп кенә кунаклар чакырылды. Галия Кайбицкаяның кызы Рушана Ильясовна Ожегова тормыш иптәше Валерий Ожегов, онык-килене Алла Ожегова. Кызганыч җырчының төпчек улы Эрик Аухадиев сәламәтлеге какшау сәбәпле чарада катнаша алмады. Шулай ук, язучы, педагог, татар әдәбияты белгече, Татарстан Республикасынын һәм Рәсәй Федерациясенен атказанган мәдәният хезмәткәре, Галия Кайбицкаяның якын дусты Фоат Галимуллин, 1991-1999 елларда беренче Кайбыч районы башлыгы вазыйфасын башкарган, музей төзелешенә зур өлеш керткән Азат Хәнифатуллин, Галия Кайбицкая исемендәге музейнын беренче директоры Татарстан Республикасынын атказанган мәдәният хезмәткәре Мәрьям Шәфигуллина, 2002 – 2009 елларда музей директоры вазыйфасын башкаручы Әлфия Закирова, Кайбыч муниципаль районы башлыгы урынбасары – Рәмис Хәялиев, Кайбыч муниципаль районы Совет аппараты житәкчесе Рамилә Айзатуллова, Кайбыч муниципаль районы башкарма комитеты житәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова, Кайбыч муниципаль районы башкарма комитетының мәдәният бүлеге житәкчесе Рамилә Әбләзова, якташ сандугачыбыз, Татарстан Республикасының халык, Рәсәй Федерациясенең атказанган артисткасы Лидия Әхмәтова, якташыбыз “ Кайбыч” якташлык жәмгыяте житәкчесе, “Бермәнчек” керәшен дәүләт фольклор ансамбеле житәкчесе, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Артур Поляков, Татарстан Республикасының Милли музееның генераль директоры урынбасары Фәния Степанова, ут куршеләребез Апас туган якны өйрәнү музее директоры Рәмис Ногманов, шулай ук Галия Кайбицкая исемендәге музейда төрле елларда эшләгән хезмәткәрләр, хезмәттәшләр – районыбызның мәдәният оешмалары житәкчеләре катнашты.
Үз чыгышларында балалары музей фондларына Галия Кайбицкаяның шәхси коллекциясен –фотоларын, кулъязмаларын, бизәнү әйберләрен һ.б бүләк иттеләр. Фоат Галимуллин исә Габдулла Тукайның тормыш юлына багышланган китап, Галия Кайбицкаяга багышланган язмалар тапшырды. Күп кенә кунаклар музейга истәлекле бүләкләр бирде. Музыкаль бүләк булып Лидия Әхмәтова, “Бермәнчек” керәшен ансамбеле солисты Регина Павлова, Иске Чәчкаб мәктәбенең “Салават купере” вокаль ансамбеле, Кайбыч сәнгать мәктәбе укучысы Азалия Җәләлетдинова башкаруында җырлар яңгырады.
12 елдан артык, күп еллык хезмәте, мәдәниятне үстерүгә керткән өлеше өчен музейның баш бухгалтеры Ралия Иванова Татарстан республикасы мәдәният министрлыгының мактау грамотасы белән буләкләнде.
Юбилей уңаеннан “Музейның 20 еллыгына багышлана...” дип исемләнгән фотокүргәзмә эшләде һәм музейның яңартылган буклеты бастырылды.