30 октябрьдә Россиядә сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә. Мөрәле авыл җирлегендә Гыйбадуллина Асия Хафиз кызы яши, аның әтисе һәм бабасы репрессиягә дучар була. Репрессия корбаннарын искә алу көне уңаеннан аның янына Мөрәле авыл җирлеге башлыгы Ринат Зиннәтуллин килде. Ул район башлыгы исеменнән һәм шәхсән үз исеменнән Асия Хафизовнага нык сәламәтлек, озын гомер теләде һәм аңа азык-төлек җыелмасы тапшырды.
