Эшлекле киңәшмәдә

2018 елның 30 октябре, сишәмбе

           27 октябрь көнне Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин кулы астында эшлекле киңәшмә үтте. Анда оешма җитәкчеләре һәм авыл җирлеге башлыклары катнашты. 

           Киңәшмәдә 2 атнаның нәтиҗәләрен ясадылар.  Полиция начальнигы урынбасары Сергей Воробьев, Кайбыч үзәк сырхауханәсенең баш табибы Гөльнара Сафиуллина, мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин докладларын тыңладык. 

           «Физик затлар белән милек салымнарын түләү» темасына доклады белән Кайбыч муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров, "2019 елдан Россия пенсия системасы үзгәрүнең төп нигезләмәләре" дигән доклады белән Буа районы Пенсия фонды идарәсенең Кайбыч районындагы клиентлар хезмәте җитәкчесе Зиннурова Гөлчәчәк һәм "2018 елның 9 аена авыл җирлекләре буенча йомгаклау мәгълүматлары" дигән доклады белән Рәмис Хәялиев чыгыш ясады.

          

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International