Кайбычта ВЛКСМның 100 еллыгына багышланган кичә узды

2018 елның 30 октябре, сишәмбе

        29 октябрь көнне, Олы Кайбычта, ВЛКСМның 100 еллыгына багышланган кичә узды. Бу кичәдә һәр авыл җирлегеннән делегация катнашты. Килүчеләр арасында элеккеге колхозларның төрле чордагы оешма лидерлары, комсомол-яшьләр коллектив җитәкчеләре, хәтта райком комсомол хезмәткәрләре дә бар иде. Кичә пионер һәм комсомол сафларында узган яшьлек хатирәләрен яңартып җылы, эчкерсез шартларда узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International